Мы в социальных сетях

1.  Йорт яны территориясен төзекләндерү


Терминнар һәм аларга билгеләмәләр:

Йорт яны территориясенең санитар торышын бәяләү – күпфатирлы йортларның йорт яны территорияләрен төзекләндерү элементлары торышының норматив таләпләргә туры килү дәрәҗәсе.

Йорт яны территориясен төзекләндерү – аннан файдалануда уңайлыклар тәэмин итү өчен кирәкле элементларның булуы.

Төзекләндерү элементы – йорт яны территориясен җиһазландыру элементы.

Критерий – конкрет төзекләндерү элементының санитар торышын характерлый торган күрсәткеч.

Йорт яны территориясенең санитар торышын бәяләү критерийлары

Искәрмә: Бәяләүләр яхшы сыйфатны исәпкә алып, йортта яшәүчеләрнең торак-коммуналь хезмәтләр өчен 100% түләүләреннән чыгып китерелә.

1. Көзге чорда башкарыла торган эшләр:

- Ишегалды территориясе тулысынча чүп-чардан чистартыла, тиешле урыннар агартыла;

- Ишегалды территориясе коелган яфраклар, агач һәм куакларның корыган ботакларыннан тулысынча арындырыла, газоннарда яфрак өеп куелмый;

- Подъездларга керү юллары тулысынча ачык була;

- Контейнер мәйданчыклары тулысынча чистартыла, буяла, дезинфекцияләнә;

- Реклама белдерүләре махсус щитларга урнаштырыла;

- Салкын чорда ишегалды территориясенә сибү өчен ком китерү оештырыла, ул тиешенчә урнаштырып куела.

2. Кышкы чорда башкарыла торган эшләр:

- Подъездга керү юллары асфальтка кадәр тулысынча чистартыла, подъезд алдында аяк киемен кырып керү өчен рәшәткә куела;

- Квартал эчендәге юллар кардан тулысынча чистартыла, карның калынлыгы 5 сантиметрга кадәр;

- Бордюрлар тулысынча чистартыла, ишелеп төшкән карлар белән капланмый;

- Чокырлы урыннар кардан һәм чүп-чардан тулысынча чистартыла, чокырлар ябылган була;

- Подъездларга керү урыннары, җәяүле юллары, тротуарлар чистартыла, боз асфальтка кадәр кырыла, аерым бозлы урыннарга ком сибелә;

- Контейнер мәйданчыклары кардан һәм чүп-чардан чистартыла, коймалар җимерелмәгән була;

- Коеларның капкачлары кардан тулысынча арындырыла;

- Ишегалды территориясе чүп-чардан тулысынча җыештырыла, кышкы балалар мәйданчыклары оештырыла;

- Өй кыекларыннан, кәрнизләрдән карларны, боз сөңгеләрен төшерү оештырыла;

- Реклама белдерүләре махсус щитларда урнаштырыла;

3. Язгы чорда башкарыла торган эшләр:

- Подъездга керү юллары асфальтка кадәр тулысынча чистартыла, подъезд алдында аяк киемен кырып керү өчен рәшәткә куела;

- Квартал эчендәге юллар асфальтка кадәр кардан тулысынча чистартыла, өелеп торган карны чыгару оештырыла;

- Йорт нигезләре янында җыелып торган яңгыр суларын агызып җибәрү оештырыла, траплар, күперчекләр корыла;

- Чокырлы урыннар кардан һәм чүп-чардан тулысынча чистартыла, ябыла;

- Подъездларга керү урыннарына, җәяүле юлларына, тротуарларга тиешле күләмдә ком сибелә, боз асфальтка кадәр кырыла;

- Газоннардагы карларны көпшәкләндерү эше тулысынча башкарыла;

- Ишегалды территориясе кар эрегәч чыккан чүп-чардан тулысынча чистартыла, чүпне чыгару оештырыла;

- Контейнер мәйданчыклары кар, боз һәм чүп-чардан тулысынча җыештырыла, буяла һәм дезинфекцияләнә;

- Коеларның капкачлары кар һәм чүп-чардан тулысынча чистартыла;

- Өй кыекларыннан, кәрнизләрдән карларны, боз сөңгеләрен төшерү оештырыла;

- Реклама белдерүләре махсус щитларда урнаштырыла;

4. Җәйге чорда башкарыла торган эшләр:

- Ишегалды территориясе чүп-чардан тулысынча арындырыла, тузаны себерелә;

- Кызу чорда асфальтка тиешле күләмдә су сибү оештырыла;

- Квартал эчендәге юллар тулысынча юдырыла;

- Газоннар казыла, тулы күләмдә үлән чәчү оештырыла, клумбалар, чәчәклекләр ясала;

- Үлән чабу тулы күләмдә оештырыла, чабылган үлән җыеп алына;

- Агач һәм куакларның корыган ботаклары киселә, корыган агачлар тулы күләмдә төпләп алына, агач һәм куак кәүсәләре агартыла;

- Отмостка чүп-чардан һәм үләннән тулысынча чистартыла, ремонтлана;

- Чокырлы урыннар чүп-чардан тулысынча чистартыла, ябыла;

- Ремонт һәм буяу эшләре тулысынча башкарыла;

- Контейнер мәйданчыклары чүп-чардан тулысынча җыештырыла, буяла һәм дезинфекцияләнә;

- Реклама белдерүләре махсус щитларда урнаштырыла;

II. Торак фондының техник торышын бәяләү критерийлары

Терминнар һәм аларга билгеләмәләр:

Бинаның техник торышын бәяләү – бинадагы конструктив элементларның норматив таләпләргә туры килү дәрәҗәсе.

Конструктив элемент – бина структурасының аерым функцияләрне үтәү өчен кирәкле элементы.

Критерийлар – конструктив элементның техник торышын характерлый торган күрсәткеч.

Мәгълүматлар – объектны карау барышында конструктив элементларның төзексезлеге исемлеге.

Дефект, төзексезлек – конструктив элемент торышының норматив-техник документларда билгеләнгән таләпләрнең берсенә дә туры килмәве.

Мәгълүматлар

Мәгълүматлар әзерләгәндә, техник торышны билгеләүдә ялгышлар китмәсен өчен, карау барышында «Торак фондының техник торышын бәяләү критерийлары» ның 1 нче таблицасын тутыру буенча түбәндәге күрсәтмәләр үтәлә:

Тикшерелә торган бинаның дүрт төркемнең кайсына керүен ачыклау:

беренче төркем – төп бина, аңа 9 катлы, лифтлы һәм чүп үткәргечле барлык башка биналар керә;

икенче төркем – 5 катлы һәм аз катлы, подваллы бина;

өченче төркем – аз катлы, подвалсыз, үзәктән җылытылган бина;

дүртенче төркем – аз катлы, подвалсыз, мич белән ягылган бина.

«Торак фондының техник торышын бәяләү критерийлары»:

1.  Түбә:

Радиототкычларда һәм антенналарда кимчелек булмау;

Кәрниз корылмалары – корылмаларны буяу. Ныгыткычларны болтлар белән тиешенчә беркетеп кую;

Парапетлар (кирпеч һәм бетон) – су агып төшү ягына таба 8 сантиметрдан да ким булмаган арага чыгарып авыштыру;

Су агып төшә торган бүрәнкәләр – эчке су торбалары чердак пространствосында җылытыла;

Кәрниздә металлдан эшләнгән су ялгашлары һәм су торбалары – нормадагыча –отмосткадан 20 – 40 сантиметр өстәрәк сыйфатлы итеп буялган цинкланган корыч су торбалары һәм ялгашлары;

Һава җиллекләре һәм вентиляция шахтасы – шахталар чердакта җылытыла. Һава җиллекләре җылытыла һәм агартыла.

Тимер-бетон плитәләр буйлап рулонлы түбә – 5 тән 15 миллиметрга кадәрле бөртек үлчәмендәге саклагыч комлы-гравийлы катлам булу.

Шифер түбә (данәле материаллардан) – цинкланган корычтан ясалган яисә сыйфатлы итеп буялган су җыю ялгашлары. Шифер түбәләрне ныгыту коррозиягә каршы эшләпәле кадаклар белән һәм резин яки рубероидтан булган тыгызлап куя торган шайбалар белән башкарыла, замазка белән сылап куела.

Җыелма тимер-бетон белән каплау – түбәнең тимер-бетон лотокларында су агу системасы бар.

Агач конструкцияләр – кимчелексез.

Инженерлык җиһазлары – кимчелексез.

Температура режимы – периметр буенча җылыткычка өстәмә катлам салына. Саклагыч материаллар куела. Тавыш тәрәзәләре жалюзилы рәшәткәләр белән җиһазландырыла. Чердакка чыгу ишекләре (люклар) җылытыла һәм түбә корычы белән каплатыла, аңа ачкычлар саклау урынын күрсәткән трафарет төшерелә.

1.  Подъезд баскычлары, чыгу урыннары, тамбурлары, баскычлар, этаж коридорлары:

Баскычлар. Ачыла торган элементларның бөтен периметры буенча җылыткыч прокладкалар бар.

Буяу – тапсыз һәм зарарланган урыннарсыз буялган өслекләр.

Куркынычсызлык техникасы – барлык инженерлык җиһазлары һәм электр щитлары ябылган, чит затларга керү юлы юк.

3.Подъездларга керү урыны – керү ишекләренең ачыла торган элементларының бөтен периметры буенча җылыткыч прокладкалар куела. Керү урынында подъезд һәм фатир номерлары күрсәтелгән таблица эленә.

4. Лифтлар – зыян килгән урыннары булмаган идән, тырналмаган һәм язуларсыз пластик кабина өслеге.

5. Чүп чыгару – чүп камерасында яктылык, юдыру өчен су була. Камераның ишеге эчке яктан корыч материалдан коела. Камераның стеналары керамик плитәдән эшләнә.

6.Фасадлар, цокольләр, отмосткалар, чокырлы урыннар:

Киртәләүче конструкцияләр – таплары, зарарланган урыннары булмаган, тигез, чиста буялган өслекләр. Чатнамаган, күгәрек эзләре булмаган облицовкалы плитәләр.

7. Балконнар, тәрәзәләр – балконнар. тәрәзәләр бердәм архитектура стилендә башкарыла.

8. Чокырлы урыннар, отмосткалар, подвалга төшү урыннары, яктырту – яктырткычларда ябык плафоннар куела. Чокыр рәшәткәләре бердәм архитектура стилендә эшләнә, рәшәткәләр буяла.

9. Агач каплагычлар – кимчелексез.

10. Тимер-бетон каплагычлар – кимчелексез.

11. Бинаның подваллары һәм цоколь катлары:

Киртәләүче конструкцияләр, идәннәр – кимчелексез.

12. Тәрәзәләр, ишекләр – һава җиллекләре жалюзилы рәшәткәләр белән җиһазландырыла. Подвалларга керү ишекләре җылытыла һәм ике ягыннан ныгытыла. Керә торган ишектә подвалның ачкыч кую урыны күрсәтелгән схема була.

13. Янгын куркынычсызлыгы – кимчелексез.

14. Подвалларга су төшү-төшмәү – кимчелексез.

15. Подвалдагы электр җиһазлары - кимчелексез.

15. Подвалдагы сантехник җиһазлар һәм торбаүткәргечләр – кимчелексез.

16. Җылылык белән тәэмин итү, су белән тәэмин итү – исәпләү приборлары комплексы булу.

17. Эчке канализация – торбаүткәргечләр буяла.

Әлеге методика территориаль иҗтимагый үзидарә активының торак эксплуатация-ремонт идарәләре яисә идарәче компанияләр тарафыннан башкарылган эшләрнең сыйфатына контрольне гамәлгә ашыруын күздә тота. Ишегалды территориясе һәм торак фондының торышын карау бик яхшы сыйфатыннан чыгып бәяләнә. 

Пятница, 7 февраля 2020, 13:48